news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнаша

“Мәскәү-Татарстан күпере” форумы дүртенче елын студентларны, шулай ук Мәскәүдә күптән түгел генә үз хезмәт юлларын башлаган яшьләрне җыя.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Ул “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашачак. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мәскәү-Татарстан күпере” форумы дүртенче елын студентларны, аспирантларны, шулай ук Мәскәүдә күптән түгел генә үз хезмәт юлларын башлаган яшьләрне җыя.

Татарстаннан киткән танылган спикерлар һөнәр сайлау, уңышка ирешү буенча киңәшләрен бирәчәкләр һәм сорауларына җавап бирәчәкләр.

Чараны Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм ТР Вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot