Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү – Татарстан күпере"ндә авырлыклардан файда алу турында сөйләде
Республика Президенты Татарстан һәм Мәскәү арасында дуслыкны ныгытуга куйган саллы хезмәтләр өчен бүләкләр тапшырды.
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүдә "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- “Мәскәү -Татарстан күпере” форумы дүртенче ел студентларны, аспирантларны, шулай ук Мәскәүдә күптән түгел генә хезмәт юлларын башлаган яшьләрне җыя. Чыгышлары белән Татарстаннан булган спикерлар һөнәр сайлауда, уңышларга ирешүдә киңәшләрен җиткерәләр, сорауларга җавап бирәләр.
Чараны Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан Вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы оештырды.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде һәм очрашуны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. "Без сезнең белән очрашуга бик шат. Безнең Татарстанда бик күп чаралар уза, ләкин бу форум үз мохите белән аерылып тора/ Мондагы аралашу формасы бик әһәмиятле", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнехановтан республикада спорт инфраструктурасы үсеше, хәләл яшәү рәвеше принциплары турында, тормышта нәрсә ярдәм итә, ә нәрсә комачаулый дип сорадылар. "Яшәргә берни комачауламый безгә. Уянгач, Аллаһы Тәгаләгә исән һәм сау булуыбыз өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Эштә авырлыклар булса, без шуннан файда табарга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
Әңгәмәдән соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Мәскәү арасында дуслыкны ныгытуга керткән саллы хезмәтләр өчен берничә дәүләт бүләге тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз