news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты

Актив яшьләр белән тормышның төрле тармакларында уңышлар яулаган күренекле спикерлар аралашты.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында Мәскәү югары уку йортларында укучы Татарстаннан чыккан студентлар, аспирантлар, яшьләр катнашты.

Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: «Без бергә булырга тиеш. Без хезмәт сөючәнлегебез һәм тырышлыгыбыз белән көчле. Иң мөһиме, сез туган ягыгыз белән элемтәләрне, багланышларны саклап калгансыз».

Актив яшьләр белән тормышның төрле тармакларында уңышлар яулаган күренекле спикерлар аралашты. 

Яшьләргә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров мөрәҗәгать итте. Очрашуда катнашучыларга үзенең тормыш тәҗрибәсе турында сөйләп, федераль министр ассызыклаганча, конструктив һәм динамик эшкә, вак нәрсәләргә дә игътибар итәргә, хезмәттәшләренә мөнәсәбәткә һәм башка бик күп мөһим нәрсәләргә аны карьерасы башланган Татарстанда өйрәткәннәр.

Атаклы опера җырчысы, Россия Федерациясенең Атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова, яшьләргә Казанда опера сәнгате мәктәбен булдыру турында сөйләде. Җырчы билгеләп үткәнчә, бу идеяне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тулысынча хуплаган.

Россиянең күренекле кардиохирургы, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы Ренат Акчурин табиб һөнәрендә уңышка ирешүнең төп тәшкилияте итеп кешеләрне ярата белүне атады.

Форум кысаларында анда катнашучылар һәм кунаклар белән Татарстанның Атказанган җырчысы Алсу Сафина, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган артисты һәм продюсер Бари Алибасов, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре аралашты.

Очрашу Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр әзерләгән яңа проектларны тәкъдим итү белән дәвам итте. Аерым алганда, «Татарлар» яңа мобиль кушымтасы тәкъдим ителде.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды («Татарстан Республикасының Атказанган артисты» исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте һәм башкалар). «Дуслык» одены белән РСФСР һәм ТАССР халык артисты, Җыр театрының сәнгать җитәкчесе Ренат Ибраһимов бүләкләнде.

Форум сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100