Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендәге хәйрия чыршысыннан теләк язылган өч открытка алды
Федераль түрәләргә, министрларга, ведомство һәм төбәк башлыкларына чыршыдан теләк алып, аны тормышка ашырырга тәкъдим ителде.
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советының волонтерлыкка багышланган утырышы вакытында Мәскәү Кремлендә куелган Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган өч открытканы алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт Советының соңгы утырышы алдыннан Малахит фойесында һәм Александров залында балалар һәм өлкәннәр теләк-хыяллары язылган уенчыклар белән ике чыршы урнаштырылган.
Федераль түрәләргә, министрларга, ведомство һәм төбәк башлыкларына чыршыдан теләк язылган уенчык алып, шул теләкне тормышка ашырырга тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов өч открытка алды, Мәскәү мэры Сергей Собянин өч теләкне үтәргә булды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Акция шартлары буенча барлык теләкләр дә 2019 ел дәвамында үтәлергә тиеш.
Оештыручыларның берсе “Минем белән хыяллан” хәйрия проектын тормышка ашыра. Алар тормышларына куркыныч яный торган авыру белән чирләүче 3-17 яшьлек балалар һәм 60 яшьтән өлкән кешеләрнең теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

- “Татар-информ” элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскидан килгән малайга Иннополиска сәяхәт оештырып, аның теләген үтәгәнен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз