Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Мәскәү-Казан тизйөрешле магистрале булачак һәм яңа мөмкинлекләр ачачак
Татарстан Президенты сүзләренчә, масштаблы инфраструктура проектларыннан башка илне мобиль итеп булмый.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәү – Казан тизйөрешле тимер юл магистрале төзелеше иртәме-соңмы башланачак, чөнки ул ил өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
“Тизйөрешле юл барыбер булачак дип уйлыйм. Ул кирәк, чөнки моны эшләгән илләр башка коммуникацияләргә һәм бөтенләй башка мөмкинлекләргә ия”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россиянең финанс министры Антон Силуанов Мәскәү-Казан тизйөрешле магистрален икътисади яктан файдасыз дигән иде. Татарстан Президенты сүзләренчә, министрның фикере проектны тормышка ашыру өчен фининслар җитәрлек булмага бәйле. “Әгәр Антон Германович шулай дип әйткән икән, димәк безнең әлегә акча юк. Акча табылгач, проект булачак”, - диде ул.
Татарстан Президенты магистраль төзелешенең икътисади файдасы шик уятмый диде. “Әзер булырга тиешле әйберләр бар. Россия – зур ил, бу безнең конкуренция үзлеге һәм җитешсезлегебез. Без илне мобиль итәргә тиеш, авиация рейслары белән генә моңа ирешеп булмый. Транспорт инфраструктурасын үстерергә кирәк”, - диде Татарстан Президенты.

“Карагыз, инфраструктура төзи башлагач, Кытай ничек үзгәрде. Без моңа киләчәкбез, ләкин бу җитди инвестицияләр таләп итә”, - диде республика Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз