news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтүчеләр советына бара

Утырышта Стратегик инициативалар агентлыгы 2019-2021 елларда гамәлгә ашырырга ниятләгән проектлар карала.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтүчеләр советына бара
архив/Яков Абрамов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узачак Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтүчеләр советы утырышында катнашу өчен Мәскәүгә бара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты төп докладчы булмаса да, дискуссия барышында ул төп мәсьәләләр хакында фикер алышуга кушылырга мөмкин», - диде Лилия Галимова.

РФ Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтүчеләр советы утырышында 2018 елда агентлык тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗә ясалачак, шулай ук агентлык 2019-2021 елларда гамәлгә ашырырга ниятләгән яңа проектлар каралачак.

Алар арасында шәһәр үсешендәге актуаль проблемаларны хәл итәргә тәкъдим иткән шәһәр берләшмәләре һәм аларның лидерларына ярдәм күрсәтү, эшкуарларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча цифрлы платформа һәм илдә технологик эшмәкәрлекне үстерү буенча системалы чаралар булдыруга бәйле проектлар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot