news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә яшьләр форумында катнашачак

Анда яшьләр киңәшләр, стратегия инструментлары, мотивация табачак, шулар максатларына ирешергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында «Мәскәү — Татарстан күпере» VI Мәскәү яшьләр форумы уздыра. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

«Мәскәү — Татарстан күпере» форумы — уникаль мәйданчык, анда төрле өлкәләрдә уңышлы спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны гамәлгә ашыру буенча киңәшләр бирә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр спикерның тарихы уникаль. Анда яшьләр киңәшләр, стратегия инструментлары, мотивация табачак, шулар максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Аларның сөйләгәннәре яшь буынны тормышта барысына да ирешеп булачагына, үз көчләренә ышанырга ярдәм итәчәгенә ышанырга булыша», диелә хәбәрдә.

Форум кысаларында сорауларга Татарстан Президенты һәм башка спикерлар җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot