Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә яшьләр форумы эшендә катнашырга планлаштыра
Мәскәүдә “Мәскәү – Татарстан күпере” яшьләр форумы инде өченче тапкыр үткәрелә.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 25 ноябрьдә Мәскәүдә инде өченче тапкыр “Мәскәү – Татарстан күпере” Мәскәү яшьләр форумы уза, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.
Чарада, узган еллардагы кебек, быел да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашырга мөмкин.
Яшьләр алдында Татарстанның күренекле эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Спикерлар үзләренең уңыш серләре турында сөйләячәкләр һәм һөнәр сайлауда киңәшләрен җиткерәчәкләр. Кызыксынучылар чыгыш ясаучыларга үз сорауларын җиткерә ала. Яшьләр алдында шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова, Россиянең атказанган артисты Бари Алибасов һәм башка башкаручылар чыгышы булачак. Концертта Алсу, Динә Гарипова, Мәликә Разакова, “Шүрәле” төркеме катнаша.
Форумны Фәридә Корбангалиева һәм Дмитрий Нестеров алып барачак.
Әлеге чара эшендә катнашырга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 35 яшькәчә булган кызлар-егетләр чакырыла. Чарада катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз