Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлекнең барышы турында сөйләде
Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөньякүләм чемпионаты Казанда 2019 елның августында узачак.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатының оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Утырышта төп доклад белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул чемпионатка әзерлекнең барышы, агымдагы вәзгыять хакында бәян итте. Рөстәм Миңнеханов мәдәни һәм волонтер программаларына җентекләбрәк тукталды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, утырышта чемпионатта катнашучыларның, кунакларның иминлеген тәэмин итү темасы, шулай ук Россия командасы әгъзаларының һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатка ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды. Утырыш барышында алда торган чемпионатны хокукый һәм финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз