Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә VIII Гайдар форумында катнашачак
Бу форум тарихында беренче тапкыр Россия төбәкләрендә инновацион һәм югары технологик бизнес алып бару мөмкинлеге рейтингы тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген Мәскәүдә Россия Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында "Гайдар форумы-2017" ачыла. Быел аның темасы “Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау” дип атала. Форум эшендә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев һәм шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
VIII Гайдар форумында башка еллардагыдан да күбрәк белгечләр – 13 мең кеше катнашыр дип көтелә, бу үткән елдагыдан 2 меңгә күбрәк. Аларның 20 проценты чит ил кунаклары булачак. Өч көнгә исәпләнгән программада 800 белгеч чыгыш ясарга тиеш, форум барышын 1300 гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле яктыртачак.
Форум кысаларында йөздән артык чара оештырылачак. Беренче көндә үк Бөтендөнья банкының Россия икътисадына багышланган доклады тыңланачак.
Бу форум тарихында беренче тапкыр Россия төбәкләрендә инновацион һәм югары технологик бизнес алып бару мөмкинлеге рейтингы тәкъдим ителәчәк. Әлеге рейтинг Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе тарафыннан төзелгән. Бу рейтинг белән инде Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы һәм Кытай инвесторлары кызыксынганы мәгълүм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз