news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә вәкаләтле вәкиллек карамагындагы медиаклуб утырышында катнаша

2010 елдан башлап Татарстан Президенты медиаклуб әгъзалары белән өч тапкыр очрашкан.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә вәкаләтле вәкиллек карамагындагы медиаклуб утырышында катнаша
архив prav.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле карамагындагы медиаклубы утырышында катнашачак. Әлеге чара бүген кич белән Мәскәүдә уза. Бу хакта Татарстан хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле карамагындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган. Ул Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән булып, республикада укыган яисә эшләгән йөздән артык әйдәп баручы федераль һәм Мәскәү гаммәви матбугат чаралары вәкилләрен берләштерә.

Оешманың төп максаты – Татарстанны танытуда, икътисадын үстерүдә, республиканың инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыруда, милли мәдәниятне һәм телне үстерүдә җәмәгать башлангычларына ярдәм итү.

Җиде ел эчендә Татарстан Президенты медиаклуб әгъзалары белән өч тапкыр: ике тапкыр - Мәскәүдә (2010 елның декабрендә һәм 2015 елның ноябрендә) һәм бер тапкыр Казанда (2012 елның июнендә) очрашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100