news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә утырыш алдыннан Данис Зарипов кәшәкәләрен мактады

"Ак Барс"ның танылган уенчысы 2016 елда Яр Чаллыда композит материаллардан кәшәкәләр җитештерүне башлап җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә утырыш алдыннан Данис Зарипов кәшәкәләрен мактады
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Ак Барс" хоккей клубы уенчысы Данис Зариповның заводы чыгара торган хоккей кәшәкәләренең сыйфатын югары бәяләде. Ул Мәскәүдә Стратегик инициативалар агентлыгы утырышы алдыннан үз фикерен белдерде.

Спорт өлкәсендә үз илебездәге җитештерүчеләр продукциясе стенды яныннан үткәндә, ТР Президенты Татарстан заводы продукциясе янында тукталды. Рөстәм Миңнеханов кәшәкәне кулына алып, продукциянең яхшы сыйфатына игътибарын юнәлтте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырышта агентлык эшенә йомгак ясалды, шулай ук агентлыкның 2019-2021 елларда тормышка ашырырга ниятли торган яңа проектлары каралды.

Танылган хоккейчы, Казанның "Ак Барс" командасы лидерларының берсе Данис Зарипов 2016 елда Чаллыда композит материаллардан кәшәкәләр җитештерүне башлап җибәрде. Заводның бер кәшәкәсе РФ Президенты Владимир Путинга бүләк ителде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100