news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин катнаша.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында 17 августта Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

  • Габдулла Тукай һәйкәле Новокузнецкая урамындагы скверда урнаштырылган. Ул 2011 елда шагыйрьнең туган көне - 26 апрельдә ачылган. Монумент куюда Татарстан Хөкүмәте катнашкан. Шулай ук меценатлар зур ярдәм күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot