Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша
Медиаклуб Татарстан икътисады үсешенә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларга, милли мәдәниятне һәм телне саклауда ярдәм максатыннан оештырылды.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда йөзләп журналист катнаша.
Медиаклуб 2010 елның декабрь аенда оештырылган. Ул Мәскәү һәм федераль массакүләм чараларының йөзләп вәкилен берләштерә: чыгышлары белән Татарстаннан булганнары, Россиянең башка төбәкләрендәге татарлар, республикада төрле вакытта укыган һәм эшләгән журналистлар.
Медиаклуб Татарстан икътисады үсешенә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын гамәлгә ашыруда, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклауда ярдәм максатыннан оештырылды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бүген бишенче утырыш була, моңарчы 2010, 2012, 2015 һәм 2017 елларда булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз