news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүләкләү Президентның Мәскәүгә кичәге эш сәфәре кысаларында үтте.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды
http://president.tatarstan.ru/

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды. Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия теннис федерациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Тарпищевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале тапшырылды. Тарпищев Татарстан Республикасында теннисны популярлаштыруга керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды.

Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезәмәттәшлек һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен "Стройтрансгаз" АҖ директорлар советы әгъзасы, генераль директор киңәшчесе Хәсән Зәбиров "Фидакяр хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot