news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә төзелеш һәм шәһәр мохите турында фикер алышуда катнашты

Республика җитәкчесе Россия  Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын уздырды.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты 22 декабрьдә Мәскәүгә эш сәфәре белән барды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм шәһәр мохите буенча утырышта булды. Ул эш төркемендә катнашучылар белән РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Дәүләт Советының иртәгә булачак киңәйтелгән утырышы белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләште.

Кичә Владимир Путин указы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы составына кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot