Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты
Утырышта финанс характерындагы мәсьәләләр, төбәкләрнең бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлүгә карата алымнар каралган.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырышта финанс характерындагы мәсьәләләр, төбәкләрнең бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлүгә карата алымнар каралган.
Биредә шулай ук төбәкләрнең һәм муниципалитетларның салым ташламалары нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы проектлары, 2018 елда оешмалар табышына салым буенча салым потенциалы үсүне стимуллаштыру өчен дотацияләр бүлү методикасы проекты, төбәкләрнең илкүләм проектларда катнашулары, шулай ук тарихи җирлекләр үсеше мәсьәләләре каралган.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырган.
"Без үсешнең бик мөһим этабында. Кыска вакыт эчендә – 1 октябрьгә кадәр, без берничә стратегик документ формалаштырырга тиеш", - дигән Виталий Мутко. Ул искәрткәнчә, 1 октябрьгә кадәр 12 илкүләм проект формалаштырылачак, алар кысаларында төп эш илнең төбәкләрендә тупланачак.

Икенче стратегик документ, Виталий Мутко сүзләренчә, - пространстволар үсеше стратегиясе.
Утырышта Виталий Мутко шулай ук футбол буенча ФИФА-2018 чемпионаты уңышлы тәмамлану белән барысын да котлаган. Ул аеруча чемпионат матчларын уздырган шәһәрләргә аерым рәхмәт әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз