news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш президиумы эшендә катнашты

Утырыш мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган иде һәм ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Россия башкаласында республика лидеры Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча президиум советы утырышында катнашты. Чара мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган иде һәм ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

"Мәгариф өлкәсен үстерүдә иң төп юнәлешләрнең берсе - мәктәпләрдә тиешле инфраструктура булдыру", - дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев үз чыгышында. Аерым алганда, сүз мәктәләрдә заманча биология һәм химия лабораторияләрен оештыру турында бара.

Шулай ук урта һөнәри белем бирүне модернизацияләү хакында да сүз булды. Предприятиеләр заманча технологияләрне файдаланып эшли торган эшче кадрлар алырга тиеш, дип саный ил Хөкүмәте башлыгы. Бу юнәлештә эш алып барылган ун ел эчендә яңа көллиятләр һәм урта махсус уку йортлары ачылган. "Без WorldSkills халыкара хәрәкәтенә кушылдык. Бу проект кысаларында эшләү өчен яхшы юнәлеш. Әмма безгә үз белем бирү стандартларыбызны, белгечләр әзерләү программасын эшләп, алар нигезендә урта һөнәри белем бирү системасын үзгәртергә тиешбез", - диде Д.Медведев.

Россия Хөкүмәте башлыгы 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Championship чемпионатында ил җыелмасының уңышлы чыгышын мөһим бурыч дип атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында балалар бакчасыннан башлап вузга кадәр заманча белем бирү системасы чылбырын төзүдә республика тәҗрибәсе хакында бәян итте. Шулай ук ул Татарстанда актив тормышка ашырылган урта махсус уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлек программасына да кагылды.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100