news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады
president.tatarstan.ru

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә катнашты. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәренең төп вакыйгасы Татарстанның сәнгать осталарының Мәскәү халыкара Музыка йортында гала-концерты булды.

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.Ул сәхнәдән төбәк вәкилләрен һәм бәйрәм кунакларын якынлашып килүче республика көне белән котлады һәм төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. “Без хезмәттәшлек итмәгән бер генә өлкә дә юк, - дип билгеләп үтте Сергей Собянин. - Медицина, мәдәният, туризм, фән өлкәләрендә – без бөтен җирдә янәшә, иңгә-иң куеп эшлибез. Татарстанга барганда, мин үземне дуслар янына килгән кебек хис итәм”.

Сергей Собянин Татарстан Мәдәнияте көннәрен күпсанлы мәдәни чаралар белән сугарылган зур вакыйга диде. Ул Татарстанда яшәүче күпсанлы кешеләр мәдәният, фән, төзелеш һәм башка өлкәләрне үстереп, Мәскәүдә эшлиләр диде.

Мәскәү белән Татарстан кебек ике төбәкнең икътисад, фән һәм туризм өлкәсендәге уртак эшләренең мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

“Мәскәү күп проектларны гамәлгә ашыруда төбәк өчен үрнәк булып тора. Мәскәү – Татарстан өчен стратегик базар. Татарстаннан 70 миллиард сумнан артык продукция ел саен Мәскәүгә китерелә. Һәм мин ышанам, без киләчәктә дә товар әйләнешен арттырырбыз. Бу машина төзелеше продукциясе дә, шул исәптән электробуслар, һәм нефть химиясе продукциясе һәм башкалар”, - диде республика башлыгы. Аның сүзләренчә, бирегә килгән саен татарстанлылар ниндидер яңалык күрәләр һәм үзләрендә дә гамәлгә ашыралар.

Тантаналы чарага РФ Президенты Администрациясе, Россия һәм Мәскәү Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, чит илләрнең дипломатик корпусы, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдәге “Татарстан якташлары” оешмасы әгъзалары чакырылган.

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100