news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия вице-премьеры белән очрашты

Очрашуда сәяси эшлеклеләр Ислам юбилее һәм М-12 автоюлы турында сөйләште.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда сәяси эшлеклеләр иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган М-12 трассасын төзү эшенә кагылды.

Элегрәк «Татар-информ» «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» автомобиль юлын төзүгә федераль бюджеттан 40 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәген хәбәр иткән иде.

Очрашуда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү темасы да аерым яңгырады, чөнки нәкъ менә Марат Хөснуллин барлык мөселманнар өчен тантаналы чарага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетын җитәкли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100