news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министры белән очрашты

Республика Президенты агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләрен – цифрлы технологияләрне тормышка ашыруны тәкъдим итте.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә эшлекле сәфәр барышында көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар республиканың авыл хуҗалыгы тармакларында эшнең торышы, урып-җыю эшләре һәм агросәнәгать комплексында инвестиция проектларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Патрушев төбәк тармагында уңай динамиканы билгеләп үтте һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Россия күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә Татарстанның өлеше 4,5 процентны тәшкил итүен әйтте.

Республика Президенты агросәнәгать комплексыны өстенлекле юнәлешләрен – цифрлы технологияләрне тормышка ашыруны тәкъдим итте. Шулай ук мониторинг һәм паспортизация хисабына кулланылмаган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертүне арттыру планлаштырылуын әйтте.

Россия авыл хуҗалыгы башлыгы агросәнәгать комплексын үстерү һәм заманча технологияләрне тормышка ашыру буенча республика тәкъдимнәрен хуплады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100