news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Роскосмос” генераль директоры белән очрашты

Татарстан Президенты һәм “Роскосмос” вәкилләре “Восточный” космодромы төзелеше турында фикер алышты.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында “Роскосмос” дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда төзелеш, архитектура, һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ПСО “Казан” генераль директоры Равил Зиһаншин һәм “Роскосмос” җитәкчелек корпусы вәкилләре катнашты.

Эшлекле киңәшмәдә Татарстан белән “Роскосмос” арасындагы хезмәттәшлек нечкәлекләре, шул исәптә “Восточный” космодромының икенче чираты төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot