news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкиллегендә һәм “Татарстан - Яңа гасыр” ААҖ филиалында булды

Татарстан Республикасы Президенты эш урыннарын карап йөргәндә билгеләп үткәнчә, биредә ММЧ вәкилләре өчен эш шартлары бик уңай һәм заманча

 (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкиллегендә һәм «Татарстан -Яңа гасыр» (ТНВ) ААҖ филиалының офис бүлмәләрендә булды. Бүлмәләргә ремонт ясалган, заманча җайланмалар сатып алынган. “ТНВ” ның Мәскәүдәге филиалында телекүперләр уздыру, интервью, телепрограммалар яздыру өчен студия зонасы булдырылган.
“Татарстан - Яңа гасыр” - ТНВ Мәскәү филиалы директоры һәм Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиле Динә Газалиева ММЧ вәкилләре өчен эш киңлеген булдыру эше турында сөйләде, яңа җайланмаларны күрсәтте. Болар – "Adobe" программа пакеты базасында линиясез монтажның хәзерге заман монтаж комплексы, "Sony" телекамералары, студиядә эшне оештыру өчен башка җайланмалар.

Мәскәүдә «Яңа гасыр» телеканалы филиалының яңа студиясе 2014 елның 4 октябрендә Корбан бәйрәменә багышланган телекүпер кысаларында файдаланылды. Киләчәк планнарда – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны киң яктырту.

Татарстан Республикасы Президенты эш урыннарын карап йөргәндә билгеләп үткәнчә, ММЧ вәкилләре өчен эш шартлары бик уңай һәм заманча. Аннары Рөстәм Миңнехановка Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Татарстан Республикасының, төбәк буларак, инвестицияләр җәлеп итү өчен бик җайлы булуын һәм аның төп инвестицион проектларны гамәлгә ашыруын киң яктырту өчен халыкара һәм федераль ММЧ белән хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100