news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә программалаштыру телләренә бушлай өйрәтү проекты белән танышты

«Школа 21» проекты Франциянең «Ассоциация 42» оешмасы ысулы буенча эшли.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә программалаштыру телләренә бушлай өйрәтү проекты белән танышты
nstagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре вакытындә Россия Саклык банкының «Школа 21» мәгариф IТ-проекты белән танышты. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Школа 21» проекты 2018 елда эшли башлады. Проект кысаларында яңа гына эшкә керешкән һәм тәҗрибәле программистларны программалаштыру телләренә өйрәтәләр. Алар - C, C++, Java, Python, Ruby, PHP һ.б.

Мәктәптә укытучылар, дәресләр, лекцияләр һәм билгеләр юк. Ул Франциянең «Ассоциация 42» оешмасы ысулы буенча эшли. Анда укырга кергәндә алдан алган белемгә һәм эш тәҗрибәсенә карамыйлар. Анда институтлар һәм көллиятләр студентлары яки аларны тәмамлаучылар укый.

Шулай ук барлык теләүчеләр компанияләрдә стажировка уза һәм мәктәпнең партнерлары проектларында катнаша ала.

Укучылар арасында бары тик яшь буенча чикләү бар. Мәктәпкә 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кешеләрне генә кабул итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot