news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты

Мәчетнең төзелеш этаплары турында Россия мөфтиләре шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин сөйләде

  (Мәскәү, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Россия мөфтиләре шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллинга һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелешенең төп хәйриячесе Сөләйман Кәримовка мәчетнең төзелеш этаплары турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар төзелеш планы буенча фикер алышты, заманча таләпләргә җавап бирүче яңа бина проекты, интерьер декоры белән таныштылар. Мәскәү Җәмигъ мәчете башка илләр архитектурасын кабатламый, ә биредәге традицияләргә нигезләнгән.

Россия Мөфтиләре шурасы һәм Төркиянең Дин эшләре министрлыгы килешүе буенча, мәчетнең эчен бизәүне, Россия мөселманнарына бүләк йөзеннән, Төркия ягы үз өстенә алган.

Мәскәү Җәмигъ мәчетен 2015 ел ахырында ачу планлаштырыла. Төзелеш эшләрен сыйфатлы һәм үз вакытында тәмамлау өчен инспектор билгеләнәчәк, ул төзелеш барышын һәм мәчетнең эчке ягы бизәлешен көн саен контрольдә тотачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100