news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Мәрҗәнигә багышланган ифтарда катнашты

Ифтарга җыелган мөселманнар каршында Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышы ясады.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Мәрҗәнигә багышланган ифтарда катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Кичә кич белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең мемориаль мәчетендәге "Рамазан чатырында" ифтарда катнашты. Ифтар Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган иде. Кунакларга аның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар алдында Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышы ясады.

Рөстәм Миңнеханов та кунакларны сәламләде һәм бар кешегә дә иминлек теләде, диелә бу хәбәрдә.

Ифтарда Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты. Татарстан Президенты аңа мөселманнарның ихтыяҗларын аңлаган өчен рәхмәт әйтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100