Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә контр-адмирал Илдар Әхмәров белән очрашты
Татарстан Президенты һәм Кольск флотилиясе штабы җитәкчесе Татарстан егетләренең хәрби хезмәте турында фикер алышты
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә берничә очрашу үткәрде.
Ул Төньяк флотның Кольск төрле көчләр флотилиясе штабы башлыгы, контр-адмирал Илдар Әхмәров белән Татарстанның хәрби хезмәткәрләре шәхси составы һәм чакырылыш буенча килгән егетләрнең хәрби хезмәте турында фикер алышты, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Дмитрий Конов белән очрашты. Алар Татарстан белән «СИБУР Холдинг» җәмгыятенең киләчәктә хезмәттәшлек итү, үзара файдалы кайбер уртак проектларны, шул исәптән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз