news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә капитал салуларны яклау закон проекты киңәшмәсендә катнаша

Киңәшмәне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрә.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә капитал салуларны яклау закон проекты киңәшмәсендә катнаша
архив

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Ул «Россия Федерациясендә капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында» закон проекты буенча киңәшмәдә катнаша. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрә. Закон проекты Россия Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнде. Анда үз акчаларын ил проектларына кертергә әзер булган эшкуарлар өчен ташламалар турында сөйләнелә. Бу инициатива эре бизнес чараларын Россия икътисадына җәлеп итү өчен мөһим.

Закон проекты, алмашка законнарны үзгәртүдән яклау һәм салым чигерүенә хокук алып, бизнеска регулятор шартларының тотрыклылыгы турында дәүләт белән килешү төзергә мөмкинлек бирер дип көтелә,
 

news_right_1
news_right_2
news_bot