news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Горький исемендәге паркта булып, Казанда “өлкәннәрдән азат” балалар зонасы төзергә тәкъдим итте

Р.Миңнеханов ТРда парклар һәм скверлар елы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру өчен шушы тәҗрибәнең мөһимлеге билгеләп үтте

 (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең һәм Россиянең иң эре паркларыннан берсе – ил башкаласының Горький исемендәге паркында булды. Ике сәгатьлек экскурсия барышында Татарстан Президентына әлеге паркны оештыру һәм эше турында аның директоры Ольга Захарова сөйләде.

Директор сүзләренчә, Горький исемендәге паркның төп идеясе – күп функцияле мәдәни киңлек, анда бөтен нәрсә дә бар, һәм биредә һәркем үзен бәхетле хис итәргә тиеш. Парк мәйданчыкларында спортның барлык төрләре өчен дә шартлар тудырылган. Асылда, күп мәйданчыкларга керү түләүсез – паркның төп кереме реклама бирүчеләрдән һәм арендага алучылардан килә.

2014 елда, Ольга Захарова сүзләренчә, паркта 14 млн. кеше булган, киң күләмле реконструкция башланган 2011 елда –  1,5 млн. кеше.

Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре шугалакны да карап чыкты. Нескучный бакчасында Татарстан Президенты «Что? Где? Когда?» телеуены буенча барыбызга да мәгълүм аучылар йорты белән, «Рабочая станция» коворкинг эше белән танышты. Экскурсия маршруты Пушкин һәм 2013 елда реконструкцияләнгән Кырым яр буе, «Музеон» сәнгать паркы, балалар мәгълүмат үзәге «Зеленая школа»га узды.

Бу үзәктә төрле яшьтәге балалар өчен дәресләр уздырыла. Рөстәм Миңнеханов сәнгать мәктәбендә, бәләкәчләр сыйныфларында булды, анда агач эшләре, аш-су, биология, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Якын киләчәктә Горький исемендәге паркта “өлкәннәрдән азат” имин балалар зонасы төзү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты Казанда да шундый зона булдыру яклы.

Тулаем Рөстәм Миңнеханов парк казанышларын югары бәяләде һәм Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру өчен шушы тәҗрибәнең мөһимлеге билгеләп үтте. Татарстан Президенты, Россиянең иң уңышлы паркларының берсенең эшчәнлеге белән җентекләп танышу өчен Мәскәүгә белгечләр җибәрергә кирәк, дип белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100