news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумында катнашачак

Бүген Президент “Гайдар форумы “Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак.

(Казань, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәрдә. Ул “Гайдар форумы “Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак.

Форумның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, көннең беренче яртысында Татарстан җитәкчесе “Җәмгыять сәламәтлеге өлкәсенә инвестицияләр” темасына очрашуда катнаша. Биредә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева, төбәк башлыклары, Россия һәм чит ил эре компанияләренең җитәкчеләре булачак.

Соңрак Татарстан Президенты “Бюджет чыгымнарының эффектлылыгы дәүләт идарәсенең эффектлылыгы көзгесе буларак” темасына ачык диалогта эксперт буларак катнашачак.

Шулай ук, көннең икенче яртысында Миңнеханов Мәскәүдә берничә рәсми очрашу уздырачак, дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100