news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
president.tatarstan.ru

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

  • Габдулла Тукай һәйкәле Новокузнецкая урамындагы скверда урнаштырылган. Ул 2011 елда шагыйрьнең туган көне — 26 апрельдә ачылган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot