news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Фикрәт Табиев каберенә һәйкәл куюда катнашты

Фикрәт Табиев - 1960-1979 елларда КПССның Татар обкомының беренче секретаре.

 (Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүнең Данилов зиратында КПСС Татар обкомының беренче секретаре Фикрәт Табиевнең каберендә һәйкәл ачуда катнашты.

Бу вакыйгадан фотографияләрне Рөстәм Миңнеханов “ВКонтакте” һәм "Instagram" челтәрләрендәге аккаунтларына урнаштырган.

Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань губернасында туган. 1951 елда ул КДУ ның тарих-филология факультетын тәмамлый һәм хезмәт юлын укытучы булып башлый. 1957 елдан ул партия эшендә була. 1960-1979 елларда КПССның Татар обкомын җитәкли. 1979-1986 елларда СССРның Әфганстандагы илчесе була. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара, СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы була. 1992-1995 елларда Россия федераль милек фонды белән җитәкчелек итә. Соңрак та иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.

Фикрәт Табиев 2015 елның 3 июнендә вафат була, Мәскәүдә Данилов зиратының мөселман өлешендә җирләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot