news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә федераль министрлар белән очрашты

Очрашуда 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыруга багышланган мәсьәләләр турында фикер алыштылар

 (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер федераль министрлыклар җитәкчеләре: РФ Спорт министры Виталий Мутко, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Владимир Пучков белән очрашты.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Виталий Мутко белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыруга багышланган мәсьәләләрне күтәрде. Виталий Муткога шушы чемпионатка әзерлекнең барышы турында җиткерелде. Әзерлек график буенча бара – билет программасы эшләтеп җибәрелгән, кирәкле инфраструктура әзерләнә, оештыру чаралары уздырыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада зур ярышлар уздыру буенча җыелган тәҗрибә ЧМ-2015 су чемпионатын яхшы уздырырга нигез булачак. Виталий Мутко, үз чиратында, спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлекнең барышы белән канәгать калды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко 2018 елгы футбол буенча бөтендөнья чемпионатына әзерлеккә бәя бирүче ФИФА комиссиясенең Россиягә һәм, аерым алганда, Казанга визиты йомгаклары буенча фикер алыштылар. Виталий Мутко сүзләренчә, Казанга бик аз кисәтү ясалды һәм «Казан Арена» стадионына халыкара федерация белгечләре югары бәя бирде.

Спорт министры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ЧМ-2018 оештыру комитеты ФИФА белән бергәләп һәр стадионда нинди матчлар узачагын билгелиләр. Шуңа бәйле рәвештә, Виталий Мутко Рөстәм Миңнехановка Казанда иң кызыклы уеннарны уздыру буенча мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчеген белдерде. «Казан Арена» 1/4 финалы һәм 1/8 финалы ярышларын, шулай ук Конфедерациянең бөтендөнья Кубогының булачак чемпионаты ярымфиналын кабул итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Виталий Муткога хәбәр иткәнчә, Казан 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын уздыруга заявка биргән. Виталий Мутко заявканы хуплады. 28 ноябрьдә Дубровникта соңгы тавыш бирү булачак, анда ярышларны уздыру урыны билгеләнәчәк.

Очрашу азагында Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашуда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «Мефро уилз Руссиа Завод Заинск» тәгәрмәч дисклары җитештерүче заводка дәүләт ярдәме мәсьәләсе каралды. Шулай ук эшләнмәләрнең тулы циклына идарә итү системасын булдыру мәсьәләләренә тукталдылар, авиатөзелеш тармагында лазер технологияләре стандартизациясе һәм сертификациясе эшләренең барышы турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков очрашуда республика халкының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Татарстан Республикасының тармак министрлыгы арасында яңа эш ысуллары турында килешенде. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бергә янгынга каршы көрәш бүлекчәләрен әйбәтләп җиһазландырачак һәм зур чаралар уздыру, аерым алганда, 2018 елгы бөтендөнья футбол чемпионатын уздыру өчен өстәмә состав әзерләү белән шөгыльләнәчәк. «Татарстанда мондый зур чаралар күп уздырылачак. Шуңа күрә бүлекчәләрне өстәмә рәвештә коралландырырга кирәк, яңа шәхси состав әзерләү зарур», - диде Владимир Пучков.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Владимир Пучковка һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot