Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Денис Мантуров белән очрашты
Очрашуда 2018 елда Татарстан белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты. Очрашу Татарстан лидерының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Очрашуда 2018 елда Татарстан белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук кайбер уртак профиль программаларының үтәлеше хакында фикер алыштылар.
Президентның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Мәскәүгә сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз