news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дөнья чемпионатына багышланган Гала-концертта булды

Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне Мәскәүдә футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган дөньякүләм опера йолдызлары катнашындагы Гала-концертта булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гала-концерт Мәскәүнең Зур академия дәүләт театрында узды. Ул ФИФА-2018 Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланды.

Әлеге чарада Россия Президенды Владимир Путин, ФИФА президенты Джанни Инфантино, дөньякүләм футбол легендалары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Концерт программасында дөньякүләм опера йолдызлары, шул исәптән Анна Нетребко һәм Пласидо Доминго бар иде.

Бәйрәм кичәсенә шулай ук Мәскәүгә төп футбол турнирының финал матчына килгән чит ил делегацияләре, ФИФА советы әгъзалары, футбол ассоциациясе башлыклары, 2018 ел Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары чакырулы иде.

Владимир Путин билгеләп узганча, планетаның төп футбол турнирының финал матчында бар кешене гомуми хисләр берләштерә.

“Без дөньякүләм футбол лидеры ачыклануын түземсезлек белән көтәбез. Шул ук вакытта бик күп уңай тәэсирләр, яңа дуслар бүләк иткән әлеге бик зур спорт бәйрәменең инде тәмамланып килүенә моңсуланабыз, - диде Владимир Путин. – Россия чемпионатка ныклап әзерләнде һәм бик җаваплы булды. Бәйрәмнең матур узуына без ихластан шат, ул футбол тирәсендә миллионлаган кешене берләштерде. Безнең тырышлыкны булган мөмкинлекләрен күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган спортчылар да, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре дә лаеклы бәяләде. Матбугат чаралары вәкилләренә чемпионатның унбер шәһәр матбугат үзәге тәүлек дәвамында эшләп, ярдәм итте”.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100