news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дәүләт Советы утырышында катнашачак

Утырышның төп темасы илнең икътисади үсеш нигезе буларак төбәкләрнең инвестицион кызыклылыгы булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дәүләт Советы утырышында катнашачак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә. Ул Россия Президенты Владимир Путин рәислегендәге РФ Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында катнашыр дип планлаштырыла.

Утырышның төп темасы илнең икътисади үсеш нигезе буларак төбәкләрнең инвестицион кызыклылыгы булырга тиеш.

Дәүләт лидерының рәсми сайтында болай дип хәбәр ителә: “Утырышта инвестицион климатны яхшырту өлкәсендә конкрет тәкъдимнәр яңгыраячак. Аерым блок булып, бизнес алып бару процедураларын җиңеләйтү буенча максатчан модельләрне гамәлгә кертү нәтиҗәләре каралачак”. 

news_right_1
news_right_2
news_bot