news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак

Башкалада Габдулла Тукай һәйкәле шагыйрьнең туган көнендә – 2011 елның 26 апрелендә ачылды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). 17 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Чара 17.00 сәгатьтә башлана.

Башкалада Габдулла Тукай һәйкәле шагыйрьнең туган көнендә – 2011 елның 26 апрелендә ачылды. Монумент элеккеге Татар бистәсендәге Новокузнецкий урамында Замоскворечьеда куелган.

Һәйкәл шагыйрь тууына 125 еллык чаралар кысаларында төп вакыйга булды. Ул Мәскәүгә Татарстан хөкүмәтеннән бүләк ителде.

Һәйкәл авторы – Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. Һәйкәлне урнаштыруда меценатлар ярдәм итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot