news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Нарышкин БДБ илләренең разведка саммитында катнаша

Бүген разведка һәм иминлек органнары хезмәтләре җитәкчеләре Казан Ратушасында җыелачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Нарышкин БДБ илләренең разведка саммитында катнаша
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы бүген Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең разведка саммитын кабул итәчәк. Чарада Россия Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре разведкаларының XVI саммитында катнашырга планлаштыра», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Иртән Сергей Нарышкин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салачак. Аннары Казан Ратушасында разведка хезмәтләре җитәкчеләре киңәшмәсе узачак. Утырышта БДБ дәүләтләренә-катнашучыларга чакыруларны нейтральләштерү буенча тышкы көчләр катнашуына бәйле бердәмлек турында фикер алышу көтелә.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча делегация башлыклары катнашучыларның разведка мәгълүматын алмашу процессын камилләштерерү турында меморандумга имза куярга ниятли. Документта шулай ук эчке һәм тышкы янауларны булдырмау максатында хезмәттәшлек формалары һәм юнәлешләре күрсәтеләчәк.

Форум эшендә Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан делегацияләре катнашачак. Киңәшмәдә халыкара терроризмга һәм дини экстремизмга каршы көрәш эшендә көчләрне активлаштыру буенча килешүгә ирешү планлаштырыла.

Документта шулай ук эчке һәм тышкы янауларны булдырмау максатларында хезмәттәшлек формалары һәм юнәлешләре күрсәтеләчәк. Киңәшмә барышында халыкара терроризмга һәм дини экстремизмга каршы көрәш эшендә көчләрне активлаштыру буенча килешүгә ирешү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100