Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов «КАМАЗ» заводында яңа линияне ачты
Универсаль роботлаштырылган әлеге линия күләме 260 литрдан алып 800 литрга кадәр булган ягулык резервуарлары җитештерәчәк.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Бүген Чаллыда «КАМАЗ» заводында алюминий ягулык баклары җитештерү буенча яңа линия эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов , «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Проект 2017 елда Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла башлаган. Яңа линия импорттан баклар кертүне алмаштырачак. Җитештерү куәте елына 35 мең бак. Универсаль роботлаштырылган әлеге линия күләме 260 литрдан алып 800 литрга кадәр булган ягулык резервуарлары җитештерәчәк.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» заводының 50 еллыгы елында предприятиедә яңа җитештерү куәтләре гамәлгә кертелә. «Бүген җаваплы көн - “КАМАЗ” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булачак. Без җыелышны мондый эре инвестицион проектлар фонында уздыруга шатбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу яңа двигательләр, кабиналар каркаслары, заманча ягулык баклары. Бу эш К5 яңа буын йөк машиналарын үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла. Мин “КАМАЗ” заводы коллективын шушындый катлаулы заманда мондый олы җиңүләргә ирешүләре белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Хөкүмәтенә, Россия Президенты Владимир Путинуга, «Ростех» дәүләт корпорациясенә Чаллы автоҗитештерүчеләренә ярдәм өчен рәхмәт әйтте.
Сергей Чемезов үз чиратында ассызыклаганча,«КАМАЗ» җитештерүне модернизацияләүне сокланырлык темплар белән алып бара һәм бүген Россиядә нәтиҗәле автоҗитештерүче булып тора.
Алюминий ягулык баклары белән магистраль, шәһәрара һәм шәһәр йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән коммерциячел автомобильләр җиһазландырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз