news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады

«Бу көнне безнең йөрәкләребез иман, җылылык, изгелек уты белән тулы», - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне белән котлады.

Республика җитәкчесе видеоролик бастырып чыгарды.

«Бу көнне безнең йөрәкләребез иман, җылылык, изгелек белән тулы», - дип билгеләп үтте ул һәм мөселманнарга «сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы» теләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot