news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония Премьер-министры хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Республикасы Президенты Германиягә бер көнлек эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония Премьер-министры хезмәттәшлек турында килешү имзалады
инстаграм

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония федераль җирлеге Премьер-министры Михаэль Кречмер сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. Бу хакта Татарстан Президентының Instagramда рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

«Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония федераль җирлеге Премьер-министры Михаэль Кречмер сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзалады», диелә хәбәрдә.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә бер көнлек эш сәфәре белән килде. Анда ул Саксония һәм Бавария федераль җирлекләренә барырга планлаштыра.

Саксониядә Рөстәм Миңнеханов «Сарад» компаниясе җитәкчелеге белән очрашыр дип көтелә. Бу компания Казан энергетика университеты һәм Фраунхофер электрон наносистема институты белән берлектә электр тапшыру линияләренең торышын мониторинглау проектын гамәлгә ашыра.

Татарстан Президентының эш планында басымлы прецизион датчикларны ясый торган ADZ Nagano компаниясендә булу һәм Саксониянең татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot