Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм «Ромекс-Кубань» җитәкчесе хезмәттәшлек турында фикерләште
Алар Татарстанның Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында күпләп сату-бүлеп бирү үзәкләре төзү проектларын карадылар.
(Казан, 23 сентябрь. «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән республика Хөкүмәте йортында очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда алар республиканың Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында күпләп сату-бүлеп бирү үзәкләре төзү буенча уртак проектларны эшләү барышы турында фикер алыштылар», диелә хәбәрдә.

- Romex Group - Россиянең көньягындагы төп инвестицион-девелоперлык холдингларының берсе. Оешмага 1998 елда нигез салынган һәм идарә, инвестиция, төзелеш өлкәсендә эш алып бара. Шулай ук торак һәм коммерцияле күчемсез милек проектларын эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз