news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мәрхүм Василий Лихачевның туганнарының кайгысын уртаклашты

Татарстанның элеккеге Дәүләт Советы рәисе, Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев бүген вафат булды.

Рөстәм Миңнеханов мәрхүм Василий Лихачевның туганнарының кайгысын уртаклашты
архив tatar-inform

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге Дәүләт Советы рәисе, Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең хатыны Наилә Лихачевага кайгы уртаклашу телеграммасын юллаган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов зур эрудицияле һәм тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе Василий Николаевичның күп еллар дәвамында Татарстан һәм Россия иминлеге өчен фидакарь хезмәт иттүен искәртә.

«Дипломатик талант масштабы, эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары, киңкырлы закон чыгару эшчәнлеге, Россия федерализмы үзенчәлекләрен аңлау һәм дәүләт-хокукый мөнәсәбәтләр потенциалын актив үстерү аңа безнең илдә генә түгел, халыкара бергәлектә дә ихтирам һәм һөнәри хөрмәт китерде», - дигән Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Василий Лихачевның хатынына һәм кызларына, барлык туганнарына һәм якыннарына ныклык һәм рухи көч-куәт тели.

«Туганнарыгыз һәм дусларыгыз ярдәме, Василий Николаевич белән бергә узган бәхетле елларыгызның якты хатирәләре Сезгә бу авыр вакытны кичерергә ярдәм итсен», диелгән Рөстәм Миңнехановның кайгы уртаклашу телеграммасында.

  • Васили Лихачев бүген 68нче яшендә вафат булды. Мәрхүмне Казанда Арча зиратында җирлиләр. Гражданлык панихидасы 10 апрельдә 10.00 сәгатьтә Павлюхин урамындагы Дәүләт филармониясе бинасында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100