news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясен ачтылар

Әлеге хәрәкәттә катнашыр өчен, ел саен Татарстаннан 70-90 мең бала җыела.

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясен ачтылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров элекке Алафузов театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең арт-резиденциясен ачуда катнашты.

«Созвездие-йолдызлык» хәрәкәтендә бөтен республикадан җыелган яшьләребез үзләренең сәләтен күрсәтә, кемдер үзен монда таба, ә кемдер бу хәрәкәтнең җанатары булып кала. Бу зур хезмәт. Булдыра алган яшьләребез белән горурланабыз. 70-90 мең бала ел саен шушы бәйгедә катнаша. Аларның зур булмаган офислары бар иде, әмма иҗат итәргә мөмкинлек булмады. Яңа бинаны мин миниопера театры дип атар идем», — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров иң элек бина белән танышып чыкты. Бина буйлап экскурсияне аларга Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов уздырды. Соңыннан алар яңартылган бинаның төп залына кереп, яшьләр әзерләгән тамаша карады.

Татарстан Президенты чыгышында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең арт-резиденциясе урнашкан Киров районын тарихи урын дип атады. «Монда кораблар төзелгән. Кризис булу сәбәпле, бу районда кайбер оешмалар ябылды. Яңа объектлар ачылу, яңартылу сәбәпле, бу территория җанланып китәчәк. Миңа калса, әлеге бина республикабызның 100 еллыгына менә дигән бүләк булды», — диде ул.

«Татарстан Президенты республиканың төрле районнарыннан килгән балалар үсеш кичерсен, үзләренең талантларын күрсәтсен һәм Россиянең горурлыгын данларга тырышсын өчен күпме игътибар, рухи көч һәм энергия сарыф итә. Мин һәрчак аңа сокланам. „Созвездие-йолдызлык“ хәрәкәтенең үз бинасы барлыкка килү — тарихи вакыйга», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Рөстәм Миңнеханов яшь артистлар аз җәлеп ителә дигән фикердә. «Шуның кадәр күп талант була торып, концертларыбызга чит илдән кешеләр эзлибез, чакырабыз. Ә талант ияләре үзебездә дә бихисап икән. Яшьләребезгә әлеге бинаның рәхәтен күрергә насыйп булсын», — дигән нәтиҗә ясады ул.

Тамаша «Голос. Дети» проекты җиңүчесе Сәидә Мөхәммәтҗәнова, халыкара конкурслар лауреаты Илгиз Зәкиев катнашындагы чыгыш белән ачылды. Бәйрәм тантанасында Италиянең «Ля Скала» опера театрында эшләүче, Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин да катнашты. Алга таба концерт балаларның иҗади чыгышлары белән дәвам итте.

Яңартылган бина фестивальнең хәзерге катнашучылары, соңрак чыгарылыш сыйныф укучылары һәм остазлары шөгыльләнә торган урын булып санала. Биредә театр сәхнәсе, иҗатның барлык төрләре өчен заманча заллар һәм музыка төркемнәре өчен тавыш яздыру студиясе булдырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100