news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин спорт тармагын үстерү турында сөйләште

Очрашуда Казанда бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларына әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм  Олег Матыцин спорт тармагын үстерү турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры Олег Матыцин очрашты. Бүгенге очрашуда спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларына әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Казанда Бөтендөнья кышкы уеннар кысаларында 2022 елда Махсус олимпиада, 2021 елда Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы кысаларында спорт ярышларына һәм башка ярышларга әзерлек һәм үткәрү турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Искәртәбез, Олег Матыцин Казанга 5-7 майда «Зур шлем» Дзюдо буенча халыкара ярышларны ачу тантанасында катнашу максаты белән килде.

Олег Матыцин сәфәре кысаларында Халыкара дзюдо федерациясе президенты Мариус Визер белән очрашу уздырачак, Бадминтон үзәгендә Бөтенроссия ярышларының төркем этабында флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча махсус Олимпиадада булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot