news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачты

Төзелеш эшләрен «Татнефть» компаниясе финанслаган.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә 140 балага исәпләнгән «Каракүз» дип аталган балалар бакчасы ачты. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  төзелеш эшләрен «Татнефть» компаниясе финанслаган.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә шундый әһәмиятле социаль проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Нефтьчеләр көне алдыннан „Татнефть“ компаниясе шәһәргә шундый матур бүләк ясады. Балалар бакчасы бик яхшы икәнен күрдек. Төзүчеләр барлык эшләрне дә сыйфатлы итеп башкарганнар, бернинди кисәтүләр дә юк. Балалар һәм аларның әти-әниләре канәгать булыр дип уйлыйм», — дип билгеләде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Әлмәт» иҗтимагый үзәге янәшәсендәге «Татнефть» ГАҖ штаб-фатиры янында урнашкан «Каракүз» скверын да карап чыктылар. Биредә татар халкы легендалары буенча танылган Каракүз скульптурасын урнаштырганнар. Фигураның биеклеге җиде метр, авторы — скульптор һәм архитектор Даши Намдаков. Скульптура шәһәр мохитенә туы китерелгән яшел ял зонасында урнаштырылган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot