news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты

Теләче-Арена" боз сараенда физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә 360 укучыны җәлеп итү ниятләнә.

(Теләче, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Теләче муниципаль районында күптән көтелгән боз сарае ишекләрен ачып җибәрде. Район халкының сөенечен уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килгән иде.

Боз сараена ихтыяҗ чыннан да зур булуын күрсәтеп, шугалакка балалар һәм яшүсмерләр чыкты. Шәдке авылыннан хоккейчы кызлар, Кибәхуҗа, Иске Җөри һәм башка авыллардан һәвәскәр хоккейчылар боз аренасына тәүге тапкыр аяк басу бәхетенә иреште. Фигуралы шуу осталары чыгышы чын шоу иде. Яшь буынны бозда Татарстан Республикасы хоккей ветераннары командасы сәламләде.

Михаил Бабич массакүләм спортны үстерү буенча Россиядә масштаблы программа гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. "Биредә эшләргә генә түгел, ял вакытын да рәхәтләнеп үткәрү мөмкинлеге бар. Спорттан да яхшырак ял була аламы икән? Сезне боз сарае ачылышы вакыйгасы белән котлыйм. Бу районда мондый дәрәҗәдәге беренче спорт корылмасы түгел. Биредә бассейн төзү буенча планнар да булуын беләм. Бүген монда беренче уеннар узачак. Сезгә бары тик җиңү, күтәренке кәеф телим", - дип белдерде М.Бабич. Ул Татарстанда шундый спорт сарайлары төзү буенча масштаблы программа өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Бу эштә республиканың башка төбәкләргә үрнәк булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада катнашучыларны башта татарча сәламләде. "Хөрмәтле Михаил Виктор улы, теләчелеләр, хоккей уенчылары. Сезнең Теләчедә боз сарае булдыру хыялыгыз тормышка ашты. Дөрес, безнең зуррак районнар да бар иде, әмма үҗәтлегегез җиңде. Әле моның белән генә төгәлләнми: мартта бассейн булыр дип сөйләштек. Футбол манежы да төзелә. Ат спорты манежы да бар. Тәэмин ителеш ягыннан сез республикада иң яхшылардан саналасыз. Бу яшьләр дә, олылар да сәламәт тормыш рәвешенә игътибар юнәлтсен өчен башкарыла. Россия Президенты Владимир Путин да бу хакта күп сөйли. Федераль программалар күп. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Киләчәктә дә Теләче хоккей, көрәш, башка спорт төрләре буенча да алдынгы булыр дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Президент чыгышында. Ул Михаил Бабичка спорт үсешенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм бүләксез булмый. Рөстәм Миңнеханов бүләккә микроавтобус тапшырды. Ачкычларны "Теләче-Арена" боз сарае директоры Ринат Шәйдуллин кабул итеп алды. Шулай ук, хоккей экипировкасына, кәшәкәләргә сертификат бүләк ителде.

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та районда боз сарае калкып чыгу күптәнге хыял булуын белдерде. Боз сарае файдага эшләячәгенә вәгъдә бирде, рәхмәтен җиткерде.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач, Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич бозга беренче алканы атты. Командалар уенга кереште.

Боз сарае 2017 елның февралендә төзелә башлаган. Бинаның гомуми мәйданы 2544 кв.м тәшкил итә. Боз тәүлегенә 200 ләп кешене үткәрә ала. Шугалак хоккей, шорт-трек, фигуралы шуу буенча өйрәнү-тренировка чараларын уздыру өчен каралган. Боз аренасы Теләче районының "Юность" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе балансына күчерелә. Физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә 360 укучыны җәлеп итү ниятләнә.
 
Белешмә өчен. Объектны проектлау барышында, төзелеш бәясен арзанайту максаты белән, 2013 елда хоккей командалары өчен төзелгән чишенү бүлмәләрен куллану карар ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100