news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде

Эш программасында берничә объектка бару каралган.

(Теләче, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш сәфәре белән Теләче районына килде.

Биредә бүген район оешкан көн хөрмәтенә зур бәйрәм. Мәртәбәле кунаклар "Теләче-Арена" боз сарае ачылышында катнашачак. Биредә Теләченең спорт кластеры тәкъдим ителәчәк.

Теләчедә, шулай ук, район көненә багышлап ярминкә оештырылган. 2016-2017 елларның республика программасы кысаларында "Теләче" паркы төзекләндерелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot