news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Түбән Камада яңа балалар бакчасы ачтылар

Татарстанда балалар бакчаларын төзү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, Белем көнендә, Түбән Камада “Ладушки” яңа балалар бакчасы ачылды. Яңа бакча ачылу белән шәһәр кешеләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котладылар.

«Ладушки» яңа балалар бакчасы республика программасы буенча төзелде – аның бәясе 140 млн. сум. Бакча 280 урынлык булып, анда шулай ук логопед, психолог, телләр өйрәнү кабинетлары, сенсор бүлмәсе һәм шулай ук спелео-бүлмә бар.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич балаларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану һәм гаҗәеп матур бакча ачылу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда балалар бакчаларының яңаларын төзү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Түбән Кама халкын балалар бакчасы ачылу белән котлады. «Балалар – безнең киләчәгебез. Һәм без Татарстанда өченче ел рәттән уңай демография күрсәткечләре белән горурланабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Ә Түбән Кама бу казанышка зур өлеш кертә».

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә матур бина өчен рәхмәт белдерде. Һәм программаның дәвам итәчәген ассызыклады.

Шуннан соң мөхтәрәм кунаклар бәләкәчләр белән бергә бинаны карап чыктылар, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100