news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Мартин Дэйви Казан зоопаркына җәнлекләр сатып алу турында фикерләште

Җәнлекләр сатып алу мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин һәм зооботаника бакчасы вәкилләре катнашты.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Зооботаника бакчасы өчен җәнлекләр сатып алу буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Казан мэры Илсур Метшин һәм зооботаника бакчасы вәкилләре, шулай ук Nature resource network компаниясе директоры һәм милекчесе Мартин Дэйви катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Nature resource network компаниясе дөньяда 70 дәүләт зоопаркы белән хезмәттәшлек итә, шул исәптәy  - Германия, Швейцария, Сингапур белән.

Киңәшмәдә Казан зообакчасы өчен җәнлелкәр сатып алу буенча Татарстанның компания белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100